Райондашларыбыз "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды
Район яңалыклары

Райондашларыбыз "Хәтер бакчасы" акциясенә кушылды

“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышлап уздырыла.

“Хәтер бакчасы” акциясе кысала­рында Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча совет кеше­се истәлегенә агачлар утыртыла.  Акциягә Теләче районы быел да актив кушыла. 

– Халыкара акциягә кушылып, без үзебезнең балалар бакчасында можевильник һәм  спирея  агачлары утырттык. Акциядә ел саен катна­шабыз. Бу чарада катнашу горурлык хисләре уята. Ветераннарны шулай искә алу алар рухына изге дога булып ирешсен. Акция әйләнә-тирәбезне яшелләндерү максатында да зур роль уйный, – ди 3 номеры балалар бакчасы җитәкчесе Гөлүсә  Габдулхакова.   

Зөлфия Ибраһимова.


Нет комментариев