Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ремонт эшләре тәмамлануга таба

Мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы тормышка ашыру максатында быел капиталь ремонт безнең районда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә үткәрелә. Бу күләмле һәм җаваплы эшкә гыйнвар аенда җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре кереште.

Мәктәпләрдә мондый зур күләмле һәм чыгымлы ремонтлар тиктомалдан гына үткәрелми. Беренчедән, моннан 35-40 еллар элек төзелгән мәктәпләрнең торышы мактанырлык түгел. Икенчедән, ул елларда башкарылган эшнең сыйфат дәрәҗәсе түбән иде. Дөрес, вакыты-вакыты белән косметик ремонт ясалып килде үзенә. Тик бу гына аз иде. Ниһаять, әлеге мәктәпкә дә республика программасы нигезендә күләмле ремонт эшләре үткәрү мөмкинлеге булдырылды. Узган ел әлгедәй куанычлы хисләрне Әбде авылында яшәүчеләр һәм Олы Мәтәскә авылы балалар бакчасына йөрүче балаларның әтиәниләре кичергән иде.  Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендәге капиталь ремонт эшләренең 75%ы башкарылган инде. 

Ремонт эшләре барышы белән  тулырак, район газетасының 30 июнь санында,  Фәнил Нигъмәтҗанов язмасында укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев