Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Республика бәйгесендә беренче урынны алдылар

Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге XXII Республика балалар театр сәнгате конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

 5 - 12 ноябрьдә конкурсның сайлап алу туры үткәрелде.Барысы 43 (15 е кечкенәләр төркеменнән) тетраль күренеш тәкъдим ителде. Алар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау этабына сайлап алынды.
Конкурс эшләрен Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәт бәяләде. Ул катнашучыларга ихлас рәхмәтен белдерде һәм аларның башкару осталыгын билгеләп үтте. Балыклы башлангыч мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективы кечкенәләр төркемендә беренче урынны яулады. Без балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев