Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу турында катнаштылар

Олы Мәтәскә мәктәбе базасында эшләп килүче “Нур” мәктәп театры (җитәкчесе Газизова Р.И.) Гаилә елы уңаеннан, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан үткәрелә торган гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының сайлап алу турында катнашты.

Коллектив, Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал” драмасыннан өзек тәкъдим итеп, уңышлы чыгыш ясады. “Нур” театр коллективын, аның җитәкчесен чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез!

Әлеге фестиваль-конкурсның максаты: балаларны һәм өлкәннәрне мәдәни-тарихи мираска якынайту, әдәбиятка уңай мөнәсәбәт, патриотлык һәм гражданлык хисләре уяту, туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев