Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Республикакүләм семинар үтте

Теләче урта мәктәбендә күрше Саба һәм Балтач районнарының мәктәп директорлары, Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунаклар катнашында республикакүләм семинар үтте.

Тәҗрибә уртаклашу форматында үткән семинарда Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвес улы, аның урынбасарлары, укытучылар катнашында төрле осталык дәресләре, чыгышлар күрсәтелде. “Мәктәп белән нәтиҗәле идарә итү кораллары” темасы астында үткән семинар-киңәшмәгә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге башлыгы Атагунов Владислав Илгизәр улы, Казан авиация институтының өстәмә белем бирү җитәкчесе Тюрин Андрей Викторович килде. Алар Теләче урта мәктәбе укытучылары күрсәткән осталык дәресләрендә катнашып үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерде.
Семинарны Теләче мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна ачып җибәрде.
- Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Сезне районыбызның төп мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә без бик күп педагогларны укытабыз, квалификацияләрен үстерү өстендә эшлибез. Теләче урта мәктәбе базасында үтүче бүгенге тәҗрибә уртаклашу да шуның бер проекты булып тора. Киләчәктә әлегедәй очрашулар даими рәвештә үтер дип ышанып калам, - диде ул.

Бүгенге семинар киңәшмәгә килгән мәктәп директорлары үзләрен төрле өлкәдә сынап карады. Алар укытучылар күрсәткән осталык дәресләрендә актив катнашып, үзләре дә проблеманы чишү юлларын эзләде. Алай гына да түгел көн кадагында булган, мәктәп тормышында килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итү юллары өстендә эшләде. Җылы, дустанә мөнәсәбәттә үткән тәҗрибә уртаклашу Казан шәһәреннән килгән кунакларның йомгаклау сүзе белән тәмамланды. Алар семинарда катнашкан һәр мәктәп директорына рәхмәт сүзләре җиткерде, тәҗрибә уртаклашуларның дәвамлы булуын теләде.

Лилия Шәйхиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X