Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рәхмәтле булып киттеләр

Бүген, ягъни 8 март көнне, районбызда, Донецк Халык Республиикасыннан килеп, Казанның “Нихама” тернәкләндерү үзәгендә дәвалау курслары узучы балалар һәм аларның әниләре булып китте.

Иң элек, алар шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйковның (очрашуның сәбәпчесе дә һәм оештыручысы да ул) “Туган авыл” күңел ачу комплексында булып, чәй табыны артында, 8 март – Халыкара хатын-ызлар көне уңаеннан район үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелгән бәйрәм концертын тамаша кылдылар. Икенче өлештә – алар балалар иҗат үзәге һәм  районның халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре ярдәме белән әниләренә чәчәкләр ясадылар,  төрле кул эшләре башкардылар уеннар уйнадылар. Биредә аларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары, җавплы ведомство җитәкчеләре каршы алды. Районыбыз кунакларын, иң элек, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде.

Сәяхәтнең икенче зур өлеше Теләче чиркәвендә дәвам итте. Биредә алар чиркәү һәм иконалар тарихы белән таныштылар.

Өченче тукталыш буларак балаларга Сәгыйть Гыйниятуллиның крестьян-фермер хуҗалыгында тәрбияләнүче атлар тәкъдим ителде. Атларны балалар, шул исәптән, әниләр дә зур кызыксыну белән карадылар. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев