Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рус теле көне – рус теленә багышланган халыкара көн

Рус теле көне 6 июньдә - бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә.

 Рус теле күп гасырлар дәвамында безнең ил халык­ларын берләштерә, ул халык­ара аралашу чарасы, дөнья цивилизациясенең рухи ми­расының бер өлеше булып тора. Илебезнең барлык мәктәпләрендә дә рус теле төп фән буларак укытыла, урта мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 

Рус әдәбиятын Александр Сергеевич Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китереп булмый. Тукай һәм Пушкинның тормыш юллары да, иҗади эшчәнлекләренең дә охшаш яклары күп. Икесе дә – бөек шагыйрьләр, бик аз гына яшәп тә бай әдәби мирас калдырган шәхесләр. Тукай да, Пушкин да әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар,  балалар өчен язылган әсәрләрендә табигать күренешләренә зур өстенлек биргәннәр. Табигать ул – Ватан, Туган як, Туган ил, туган халык, туган туфрак булуын  әдәбият сөючеләргә төшендергәннәр.  

Безнең бурыч – туган телләребезне сак­лау. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, сүз байлыгы һәм игелекле гамәлләр телибез! Милләтләр бердәмлеген салыйк!

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев