Борынгыдан килгән йола буенча, Теләче Сабантуе быел да атлар чабышыннан башка узмады.
Башка еллардагы кебек бик тә дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды ярыш.
Әнә Теләчедән Марсель Садыков елның-елында ат чабышын күзәтергә килә икән. Быел да ул - биредә.
- Сабантуйны түземсезлек белән көтеп алам. Әмма иң яраткан бәйге - ат чабышы. Карагыз инде, баскан урыннарында биеп кенә торалар бит чабышкылар. Милли бәйрәмебезне олы кунак көткән кебек көтеп алам. Рәхәтләнеп яшьлекне искә төшереп, ял итеп, күңел ачып кайтам", - диде ул.
Зөлфия Ибраһимова.
Нет комментариев