Сабан туе – җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу...
Сабантуй – чын-мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-текәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу....
Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык. Шулар арасында: кул көрәше (армрестлинг); гер күтәрү; чүлмәк вату; авыш баганага менү; аркан, таяк тартыш; баганага үрмәләү; сулы чиләкләр белән, авызга йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, аякларны кушып бәйләп парлап йөгерү; катыктан тәңкә эзләү; тере балыкны кул белән тоту; аралыктагы әтәч тоту һәм башка күп төрле уеннар бар.
Хәзерге көндә татар бәйрәме Сабантуй милли кысаларда гына туктап калмый, киң, бөтенхалык бәйрәменә әверелеп бара. Аны хәзер хезмәт һәм шатлык бәйрәме дип кенә түгел, ә халыклар дуслыгы бәйрәме дип тә атыйлар, чөнки, бу бәйрәмдә, күпмилләтле Россиянең бар милләт вәкилләре дә бик теләп катнашалар.
Фәнил Нигьмәтҗанов һәм Зөлфия Ибраһимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев