Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйлар җитәр

Озакламый Сабантуйлар җитәр, Аргамаклар инде әзердер. Тормыш сынавына атлар белән Чын егетләр генә түзәдер.

Аргамаклар ыргып алга чабар,

Ышанычлы булса җайдагы.

Ярышмыйча түзеп буламы соң,

Көтеп тора - җиңү мәйданы.

Сабантуйда ак сөлгеләр белән

Ир - егетләр билләр алышыр.

Дөнья киңлегендә - хакыйкатьтә,

Дөреслектә илләр узышыр.

Колга башындагы чиккән сөлге

Ерактан ук дәшә мәйданга. С

абан батырлары, терлекчеләр,

Алар буген лаек мактауга.

Тамырлары ныклы булса гына

Шаулап үсәр җирдә игеннәр.

Ризык булса - җыр да була,диләр

Тыныч кына булсын ил - көннәр.

Сабантуй ул - барлык милләтләрнең К

өтеп алган олы бәйрәме.

Халкым - илнең болын, кырларыннан

Җыеп алган чәчәк бәйләме.

 

Минҗиһан. Теләче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев