Сәгыйтьнең атлары булдыра
Узган шимбәдә Лениногрск районының Югары Каран авылында фермер Фәрит Нәбиуллинга караган “Алмакай” ат утарында Татар токымлы атлар фестивале булып үтте.
“Бәйге” дип исемләнгән ярышта безнең районнан улы Фирзәр җитәкчелегендә фермер Сәгыйть Гыйниятуллинның да татар токымлы атлары актив катнашты. “Бәйге” ярышында - “Ат күрсәтү” номинациясендә фермерның “Зифа - РТ” кушаматлы ике яшьлек биясе - беренче, “Алтын - РТ” кушаматлы өч яшьлек айгыры - өченче урынга лаек булды.
Моннан тыш, “Алтын - РТ” кушаматлы ат җиде чакрымга үткәрелгән узышта беренче урынны яулады. Атның җайдагы Фирзәр Гыйниятуллин. Җиңүчеләргә алга урыннарга карап бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев