Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саклана белик!

Һавада пилотсыз очучы аппаратлар күргәндә нишләргә? Әлеге сорау белән без муниципаль район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе, террорчылыкка каршы район комиссиясе сәркатибе Емельянов Юрий Ивановичка мөрәҗәгать иттек.

Беренчедән, паникага бирелмәскә кирәк!

Алга таба хәрәкәт итүнең алгоритмы түбәндәгечә:

1. Һава киңлекләрендә пилотсыз очу аппаратлары пәйда булганда яки шул хакта мәгълүмат килеп ирешсә, кичекмичә 112 номерына шалтыратырга кирәк. Шул ук вакытта саклык чараларын күрергә кирәклеген дә онытырга ярамый.

2. Хәбәр биргәндә түбәндәге мәгълүматларны бирү зарур:- исем-фамилиягез, атагызның исеме;- объектның (биләмәнең) исеме, төгәл адресы;- пилотсыз очу аппаратының очу вакыты, чыганак;- пилотсыз очу аппаратының  очу тәртибе, кыяфәте, характеры;- электрон чараларда пилотсыз очу аппараты турында тупланган мәгълүматларның саны;- хокук саклау органнары кызыксынган сораулар буенча башка мәгълүматлар;- җибәрелгән мәгълүматларның датасы һәм вакыты;

3. Пилотсыз очу аппараты астында тору, аны кул астында булган предметлар белән бәреп төшерергә маташу, телефоннардан һәм башка электрон җиһазларны файдалану катгый тыела.

4. Әгәр сез пилотсыз аппаратны күзәтәсез икән, аның очу вакытын, кайдалыгын, очу биеклеген, очу курсын очу аппаратларының санын, конфигурациясен хәтерегездә калдырырга онытмагыз.

5. Пилотсыз очу аппаратын күзәтүчеләргә кичекмәстән саклану урынына җыелырга кирәклеге турында хәбәр итегез.

6. Пилотсыз очу аппараты җиргә төшсә, ниндидер предмет ташласа, аларга якын килергә ярамый.

7. Күктә - пилотсыз очу  аппаратын, җирдә - шикле предметларны күргән очракта, кичекмәстән 112 номерына шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев