Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Сердәш» берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән «Сәламәтлеккә китап аша» дип исемләнгән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
Очрашу барышында катнашучылар «Сәламәт тәндә — сәламәт акыл» дип аталган буклет белән таныштылар. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу турында фикер алыштылар. Китап укуның күңел халәтенә һәм рухи сәламәтлеккә уңай йогынтысы хакында да сөйләштеләр.
Чараның җылы һәм ихлас мизгелләренең берсе — махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтү булды. Өлкәннәр тәмле хуш исле үләннәрдән чәй әзерләделәр. Бу игелекле эш аша алар Ватан сагындагы якташларыбызга үзләренең кайгыртуларын һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.
Нет комментариев