Казанда «ТАЙМ» Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Һинд киносы фестивале ачылды. Өч көн дәвамында 14-16 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында 7 картина күрсәтеләчәк.
Бүген кинотеатрда «О, Минем этем» (2026) һәм «Кубик Рубика» (2025) фильмнары күрсәтелде. Иртәгә һәм берсекөнгә «Таай Кижави» (2026), «Книга сухих листьев» (2026), «Под тюрбаном» (2026) һәм «Маленькое, маленькое желание» (2026) фильмнарын күрергә мөмкин булачак.
Һинд киносы фестивале кысаларында Һиндстанда төшерелгән картиналар белән бергә Татарстан Республикасында төшерелгән «Дочки-матери» (2025) фильмы күрсәтеләчәк.
Күрсәтүләр бушлай уза, кинотеатр сайтында алдан теркәлергә кирәк.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Нет комментариев