Лебедев студиясе Казан аэропортының яңа логотибы өчен 2,8 миллионга якын акча алган
В республике

Лебедев студиясе Казан аэропортының яңа логотибы өчен 2,8 миллионга якын акча алган

Казан аэропортының яңа терминалының фирма стиле өчен Артемий Лебедев студиясе 2,8 млн сумга якын акча алган.

«БИЗНЕС Online» мәгълүматлары буенча, яңа терминалның техник ачылышы бүген планлаштырыла. Анда республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Казан аэропортының яңа терминалының фирма стилен һава гаване администрациясе һәм Лебедев студиясе белән берлектә туризмны үстерү комитеты эшләде. Яңа логотип самолетның стильләштерелгән сурәтеннән гыйбарәт. Анда шулай ук ике очлы, өскә караган ук сызыклары һәм лалә чәчәге рәвешендәге гадиләштерелгән милли орнамент сизелә.

График элементның уң ягында «Габдулла Тукай исемендәге Казан халыкара аэропорты» дигән язу урнаштырылган. Шәһәр исемендәге К хәрефе элементлары самолет формасын кабатлый. Логотип зәңгәр фонда ак төстә эшләнгән. 

Яңа терминалның үткәрү сәләте елына 6 млн пассажирны тәшкил итәчәк. Яңа терминал эчке рейсларга хезмәт күрсәтәчәк. 


Нет комментариев