Казанда «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI хисап – сайлау съезды узды. Делегатлар бертавыштан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны хәрәкәтнең Югары Советы рәисе итеп сайладылар.
Съездда шулай ук өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Делегатларга сәламләү сүзен республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллады, текстны ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды. Республика башлыгы хәрәкәтнең Татарстанда җәмгыять бердәмлеген һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуга күпьеллык өлеш кертүен билгеләп үтте һәм активистларга системалы эшләре һәм социаль әһәмиятле инициативаларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Фото: пресс-служба Госсовета РТ
Нет комментариев