"Самовар янында кунакта"
Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Самовар янында кунакта" дигән чара оештырылды.
Бәйрәм барышында ханымнар арасыннан ике уен командасы төзелеп, чәй темасы буенча төрле кызык бәйгеләрдә көч сынаштылар. Татар милли бәйрәмнәре турында искә төшерелде, табышмаклар һәм мәкальләр әйтелде. Кунакчыллыкның тагын бер сыйфаты - тәмле милли ризыклар белән сыйлау. Һәр катнашучы үзе белән алып килгән татар халык ашларын тәкьдим итеп, ничек пешерү серләре белән уртаклаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев