Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сарыклар исәпкә алына

Район ветеринарлары алдында бу эшне 1 октябрьга кадәр тәмамлау бурычы тора.

Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда сарыкларны, кәҗәләрне, атларны һәм дуңгызларны электрон исәпкә алуның бердәм системасын гамәлгә кертү бара. Бу җаваплы һәмүтә четрекле хезмәтне ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре зур оешканлык белән башкара. Әлеге рәсемдә сез аларның Балыклы авылынды яшәүче Гөлгенә һәм Рафис Шәйхетдиновлар хуҗалыгында эшләгән вакытларын күрәсез. Исегезгә төшерәбез, терлекләрне электрон исәпкә алуның бердәм системасын гамәлгә кертү районыбызда 2020 елда ук башланган иде. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов белдергәнчә, райондагы мөгезле эре терлекләрнең барысы да әлеге системага кертеп бетерелгән инде. Чират сарыкларга, кәҗәләргә, атларга һәм дуңгызларга җиткән. Әйе, бу көннәрдә сарыклар белән беррәттән, атлар, кәҗәләр һәм дуңгызлар да, соңрак, кош-корт һәм умарталар да электрон исәпкә алуның бердәм системасына кертеләчәк. Район ветеринарлары алдында бу эшне агымдагы елның 1 октябренә тәмамлау бурычы тора.

Бүген, ягъни 20 сентябрь көнне, Шәйхетдиновлар хуҗалыгында асрала торган сарыкларның, бәрәннәрнең колакларына санлы биркалар, электрон тамагалар куелды. Соңыннан алар үрнәк тәртиптә кәгазь, аннары электрон ведомостька теркәлеп, республиканың гомуми мәгълүматлар базасына җибәреләчәк. 

Шунысы игътибарга лаек, әлеге гамәл терлекләр арасында йогышлы авырулар китереп чыгаручы чыганакларны, аларның таралу юлларын ачыклау һәм булдырмау максатыннан тормышка ашырыла.  Яңа система яңа терлек сатып алуны гына тәртипкә салып калмыйча, терлекнең үсешен, ана нинди вакциналар ясалуын, сату-алу эшләрен, аның бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүен көйлячәк һәм ныклы контрольдә  тотачак.  Әлеге система белгечләр, җитәкчеләр һәм  мәгълүматлар базасы хезмәткәрләре өчен дә бердәй өстәмә уңайлыклар тудырачак.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев