Шәтке халык театры  артистлары яңа спектакль тәкъдим итте
Район яңалыклары

Шәтке халык театры артистлары яңа спектакль тәкъдим итте

Кичә, ягъни 3 ноябрь көнне , Шәтке авылы мәдәният йорты халык театры артистлары Гамир Насыйриның «Яшел эшләпә» исемле комедиясен сәхнәләштерде.

Шәтке авылы  мәдәният йор­ты сәхнәсендә соңгы елларда эшләнгән уңышлы иҗат җи­мешләрен санап китсәң, шак­тый зур урын алыр иде. Артистлар­га кытлык булмаганлыктан, театр коллективы гел яхшы формада һәм үсештә. Һич­шиксез, ул киләчәктә дә авылдашларын үзенең иҗаты белән сөендереп торачак. Эш көннәрендә – эштән соң, ял көннәрендә – гаиләләреннән аерылып репетицияләргә кил­гән, шәхси вакытларын са­рыф иткән артистлар  – күңелләренә иҗат чаткысы балачактан салынган кешеләр. 

Һәр яңа спектакль – өр-яңа тормыш кебек, һәм шушы ике-өч сәгать гомерне тамашачы күңелендә калырлык итеп яшәргә кирәк. Рольләрне өй­рәнү, аны тормышчан итеп уйнау – бик зур хезмәт, әлбәттә. Аларга алда да иҗат уңышлары теләп калабыз! 

Зөлфия Ибраһимова.


Нет комментариев