Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сайрар кошларны каршылап" район бәйгесе тәмамланды

Бүген, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге оештырган әлеге исемдәге бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.

 Эльвир Сафин, Теләче - 3 дәрәҗә,

Данияр Фасхетдинов, Теләче – 2 дәрәҗә,

Нариман Ибраһимов, Теләче   - 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, 

ә Олы Нырсы авылыннан Рушан Гарифуллин   – Гран прига лаек дип табылды. 

Шулай ук, Үзәк балалар бакчасы балалары Алисә һәм Алмаз Нагимовлар "Милли сыерчык оясы" номинациясендә бүләкләнде. Олы Мишә авылыннан  Раяз Хабибуллин бәйгенең махсус призына лаек булды. 

Катнашучы барлык балалар да бәйгенең дипломы һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде. Бүләкләрне  хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) башлыгы Эмиль Гаязов һәм  “Татмедиа” АҖ филиалы “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге  җитәкчесе Ленар Хуҗин тапшырды.    

Бу хакта тулырак район газетасыннан укый аласыз.

Э.Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев