Сертификатлар тапшырылды
Хәзер уракның иң кызган мәле. Бүген, ягъни 4 август көнне, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбыз кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм комбайнчылар белән аралашты.
Бер уңайдан ул соңгы биш көндә кырда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән бертөркем игенче - механизаторларга акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, урып-җыю эшләре башланыр алдыннан, район авыл хуҗалылыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин карары нигезендә акчалата премияләр булдыру турында Нигезләмә эшләнгән иде. Акчалата кызыксындыру премияләре ияләренә октябрь аенда, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме тантаналарында тапшырылачак. Бүген акчалата кызыксындыру премияләренең сертификатлары иң беренчесе, ЕС - 1 комбайны белән игеннәрне теземнәргә салучы Радик Нәбиуллинга (“Игенче” ширкәте), аннары, сугучылар Данил Шигаев белән Ильяс Җәләлетдиновка (“Август - Теләче” ширкәте), Ренат Гарипов белән Айрат Сабировка (“Алан” акционерлык җәмгыяте, соңгысы, игеннәрне “МакДон” комбайны белән игеннәрне теземнәргә сала) бирелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 4 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда 6517 гектар мәйданда урып - җыю эшләре башкарылган. Планга карата үтәлеш - 28%. Әлеге мәйданнан тулаем 25532 тонна икмәк җыеп алынган. Уртача иген чыгышы 39,2 центнер тәшкил итә. Чагыштыру: узган елгы район 59227 тонна тулаем җыем белән тәмамлаган иде. һәр гектардан җыеп алынган уңыш - 24, 9 центнер тәшкил иткән иде. Әлегә арыш культурасының - 71, көзге бодайның - 61, борчакның - 40%ы җыеп алынды. Игенче - механизаторларыбыз арпа культурасын сугарга керештеләр. Ул 1379 гектар мәйданда җыеп алынган инде.
Урып-җыю эшләре аеруча “Низамов М.Х.” крестьян- фермер хуҗалыгында (42%, иген чыгышы - 46 центнер), Август - Теләче” ширкәте(33%, иген уңышы - 44 центнер) һәм “Алан” акционерлык җәмгыяте (26%, иген уңышы - 46,4 центнер) кырларында ошкан төстә бара. Арада мең тоннадан артык икмәк суктырып алган комбайнчылар бар. Хуҗалыклар суктырып алынган мәйданнарны эшкәртүгә керештеләр. Ә көзге чәчүгә җир әзерләү кебек мөһим агрочараны тәмамладылар. Мисал өчен, “Алан” акционерлык җәмгыяте механизаторлары бригада подряды белән эшләп игенннәре суктырып алынган 516 гектар мәйданга төп эшкәртү үткәргән инде. Көзге чәчүне дә ашлама белән башкару зарур. Алайса, башкарган хезмәтебез суга сәнәк белән генә язу булып калачак.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев