Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шахмат буенча район беренчелеге узды

Бүген, ягъни 5 май көнне, “Батыр” спорт комплексында мәктәп укучылары арасында шахмат буенча район беренчелеге узды.

Ул “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең гомумбелем бирү мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча махсус проектын тормышка ашыру максатыннан,  Бөек Җиңүнең 77 еллыгына һәм Цифрлаштыру елына багышлап үткәрелде. Ярышта 11 мәктәптән 89 укучы катнаша. 

Ярышны ачу тантанасында муниципаль район башкара комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова катнашты чыгыш ясады. Ярышта хөкемдарлар төркеменә баш хөкемдар Раил Нәҗипов җитәкчелек итте. Ярышта түбәндәге укучылар призлы урыннарны яулады:

1 - 4 сыйныфларда укучы малайлар арасында:

Беренче урында - Сәгыйть Шаһиев (Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе)

Икенче урында - Ислам Бәширов (Олы Мишә урта мәктәбе)

Өченче урында - Владислав Ласков (Теләче урта мәктәбе)

1 - 4 сыйныфларда укучы кызлар арасында:

Беренче урында - Юлия Демидова (Олы Нырсы урта мәктәбе)

икенче урында - Диана Павлова (Олы Нырсы урта мәктәбе)

өченче урында - Иллария Мозаффарова (Шәтке урта мәктәбе)

5-8 сыйныфларда укучы малайлар арасында:

Беренче урында - Фәнзил Шәяхмәтов (Олы Мишә урта мәктәбе)

Икенче урында - Вячеслав Чернов (Үзәк урта мәктәбе)

Өченче урында - Кәрим Тимербаев (Баландыш төп мәктәбе)

5 - 8 сыйныфларда укучы кызлар арасында:

Беренче урында - Айзидә Габдуллина (Шәтке урта мәктәбе)

Икенче урында - Камилә Ситдыйкова (Баландыш төп мәктәбе)

Өченче урында - Вәсилә Җиһаншина - (Иске Җөри урта мәктәбе)

9 -11 сыйныфларда укучы яшүсмер егетләр арасында:

Беренче урында - Азат Тимерханов (Теләче урта мәктәбе)

Икенче урында - Ильяс Зарипов (Олы Нырсы урта мәктәбе)

Өченче урында - Әмир Саттаров (Шәтке урта мәктәбе)

9 11 сыйныфларда укучы кызлар арасында:

Беренче урында - Динә Мөлекова ( Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе)

Икенче урында - Камилә Шәрипова (Шәтке урта мәктәбе)

Өченче урында - Алинә Зәйнетдинова (Шәтке урта мәктәбе)

Командалар беренчелегендә беренче урынга - Теләче, икенче урынга - Олы Нырсы, өченче урынга - Шәтке урта мәктәбе командалары лаек булды. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаган укучылар һәм командалар Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Бүләкләрне ияләренә районның балаларга өстәмә белем бирү үзәге җитәкчесе, ярышның баш хөкемдары Раил Нәҗипов тапшырды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев