Шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм!
1 Майны иң элек Хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге көне дип атадык. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип йөртә башлаганга да байтак вакыт узып китте. Бәйрәмнең атамасы ничек кенә йөртелсә дә, ул һәрвакыт шатлыклы, якты һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм.
Май аенда уҗым тукландыру, туфрак әзерләү, чәчү, бәрәңге, яшелчә утырту, чәчүлекләрне тәрбияләү кебек эшләр берсе икенчесенә ялганып, өстәлеп кенә тора. Шуңа күрә дә май татар халкының җирле календаренда “Сабан ае” дип йөртелгән. Чәчү өстендә вакытның һәр сәгате алтындай кыйммәт. Яз авыл кешесен хезмәт белән бәйли. Яз көне тирә-юньне тәртипкә китерәбез, яңарышка, яңалыкка омтылабыз. Язның үзе белән бергә күңелләргә яшәү көче өстәлә. Әлеге хезмәт бәйрәменең атамасы да уртак тырышлык нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп булачагын белдерә. Халык календаренда май яз белән җәйне алыштыра торган ай буларак та искә алына. Хөрмәтле райондашлар! Сезнең барыгызны да әлеге якты бәйрәм белән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге, нәтиҗәле хезмәт телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев