“Шигырьләремдә - туган ягым” дип исемләнгән шагыйрьләр бәйгесе бара
Теләче районы кабаттан оешуга 35 ел тулу уңаеннан “Шигырьләремдә - туган ягым” дип исемләнгән шагыйрьләр бәйгесе бара.
Бәйгедә 17 яшьтән башлап һәркем, үзе язган шигырь белән (ике дәүләт телендә дә) тапшыра ала. Бәйгегә эшләр 2026 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.Бәйгегә катнашу өчен шигырьләрне электрон юл белән tulinf@rambler.ru адресына, ә басма хәлендә Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 йорт адресы буенча юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641
Бүген сезгә Үзәк бистәсендә гомер итүче Әнисә апа Миннебаеваның шигырен тәкъдим итәбез.
Ямьле Мишә буйларында
Агачларга күмелеп,
Утыра минем авылым,
Китсәм, кайтам сагынып.
Сагындыра бала чакта
Чана шуган таулары,
Иркәләп, сыйпап битләрне
Үскән бөдрә таллары.
Сагындыра, какы-җиләк
Җыйган ямьле болыннар.
Кешне-кешни аланнарда
Чалкан нәни колыннар.
Кайтып булмый үткәннәргә,
Кайтам хәзер хыялда.
Син бит минем сагышым,
Туган авылым — Саушым.
Наилә Рахматуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев