Соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 1 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге механизаторлар соңгы биш көндә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Культивацияләүдә: Беренче урында - Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән. Икенче урында - Таһир Гомәр улы Баһавиев - җаваплылыгы чикләнгән ”Агролак” ширкәтеннән.
Чәчүдә (чәчү комплексы белән): Беренче урында - Дамир Габделгани улы Садыйков - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән. Икенче урында - Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов белән Динар Нурзалин улы Гайнуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән.
Чәчүдә (гади чәчкечләр белән): Беренче урында - Марат Габдулла улы Вәлиуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән. Икенче урында - Айрат Абдуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәтеннән.
Биш көнлек күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәте механизаторы Ильфир Мулланур улы Салихов, иң күп нормо-смена эш башкарган механизатор буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев