Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә шатлыклы хатирә булып калсын!
24 май көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау чыңлады.
Дулкынландыргыч, шатлыклы һәм бер үк вакытта моңсу бәйрәм, чөнки мөһим вакыйгаларга һәм күңелле мизгелләргә бай мәктәп тормышы артта калды. Бу истәлекле көн белән балаларны котларга "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Яхин Р.Р, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г., Теләче район мәгариф бүлеге методисты Әхмәтвәлиева Г. Ф., әти-әниләр, башлангыч сыйныф укытучылары килгән иде. Бәхетле чыгарылыш сыйныф укучылары вальс биеделәр, җырлар җырладылар, үз укытучыларына рәхмәтләр әйттеләр. Әти-әниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтелде. Олы тормышка ишекне ачып, соңгы кыңгырау чыңлый. Без чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын тапшыруда уңышлар, аяз күк йөзе, якты киләчәк телибез! Соңгы кыңгырау бәйрәме мәңгегә шатлыклы хатирә булып калсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев