Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе

Хөрмәтле социаль яклау хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез!

Социаль хезмәткәр һөнәре – иң кешелекле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ул һәркемнән фидакарьлек, сабырлык, түземлек һәм башка кешеләрнең проблемаларын хәл итүгә үзен багышлауны таләп итә. Социаль хезмәткәрләрнең уникаль рухи сыйфатларын берни дә алыштыра алмый. Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе белгечләрнең һөнәри ярдәменә генә түгел, гади кешелек сыйфатларына, аңлавына, таяныч булуына да мохтаҗ. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә авыр тормыш хәлендә кал- ган кешеләр авырлыкларны җиңү өчен көч туплыйлар. Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, сезнең ярдәмчел, сизгер бу- луыгыз, үз эшегезгә карата намуслы мөнәсәбәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, шатлык һәм игеле- кле хезмәттә уңышлар юлдаш булсын! Сезнең гаиләләрегезгә ты- нычлык һәм иминлек телибез!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев