Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спортчылар бәйрәм итте

13 август көнне илебез җәмәгатьчелеге Физкультурачалар көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге уңайдан, бүген, ягъни 12 август көнне, Теләче болынында Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә физкультурачыларыбызны  муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов  тәбрикләде.  Азактан ул бертөркем хезмәт алдынгыларына - “Татарстан Республикасының Физкультура  һәм спорт отдичнигы” күкрәк билгесен, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының, Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Районның Спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең Мактау гамотасына һәм Рәхмәт хатларына ия булучылар аларны бүлек җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов кулыннан кабул итеп алды.  Әлеге истәлекле һәм күңелле мизгелләрнең чагылышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез.

Бәйрәмне киеренке һәм мавыктыргыч футбол һәм волейбол уеннары дәвам итте. Волейбол уенында биш команда көч сынашса, футбол уенында сигез команда катнашты. Соңгысында, ягъни  җәй буе дәвам иткән футбол ярышының финал уеннарында “ЛМР – Пласт” командасы беренче урынны яулады. Икенче һәм өченче урыннарда -  Үзәк белән Теләче авыллары командалары.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев