Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Штаттан тыш хәбәрчеләребез белән очраштык

19 май – Татарстан Матбугаты көне. Шул уңайдан, бүген «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәгендә штаттан тыш хәбәрчеләр белән очрашу булып узды.

Районыбызның  төрле оешмаларында хезмәт куючы яисә  инде эшләп лаеклы ялга чыккан әлеге хөрмәтле кешеләрнең, буш вакытларында мәкаләләр язып, район газетасының эчтәлеген тагын да кызыклырак итү өчен үзләреннән зур өлеш кертүләре бары тик мактауга гына лаек. Хәбәрчеләребез газетада киңрәк яктыртырга кирәк булган язмалар буенча үз фикерләрен әйтеләр. Газетаның эчтәлеген тагын да баету өчен нинди рубрикалар кертергә, кайсы темаларны киңрәк яктыртырга кирәклеге турында да тәкъдимнәр булды. Бу хакта тулырак район газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X