Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Суфия апа Хәсәншинаны туган көне белән тәбрик итәбез!

Бүген Баландыш авылында гомер кичерүче ветеран хәбәрчебез Суфия апа Хәсәншина туган көнен билгеләп үтә.

Гомер бәйрәмең белән, Суфия апа!  Сәламәтлек белән озак-озак яшәргә язсын! Киләчәктә дә матур шигырьләр көтеп калабыз сездән! 

Ә бүген сезгә Суфиа апа Хәсәншинаның  "Туган җирем -Теләчем!" исемле  шигырен тәкъдим итәбез. 

Туган җирем - теләчем, дип

Әйтәм мин горурланып.

Үс син, гөлләргә уралып,

Яшә син гел нурланып!

 

Суларга бай елга, күлләр,

Болыннар яшел келәм.

Горурланам батыр, эшчән,

Кызлар, егетләр белән!

 

Чиста һава, назлы җилләр,

Болында атлар уйный.

Мул игенле басу-кырлар,

Сокланып карап туймыйм.

 

Сәламлиләр бөдрә таллар,

Сундагачлар җыр суза.

Ямьле Мишә буйларында

Гөрләп сабантуй уза.

 

Бил алыша көрәшчеләр,

Йөгерешчеләр, җырчылар.

Әйтерсең гел көч-дәрт бирә:

Зифа каен, чыршылар.

 

Даның китсен еракларга,

Моң бишегем -Теләчем!

Ә мин синең һәр эшеңә,

Көчеңә сөенеп яшим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев