Шундый матур төш күрдем (район бәйгесе кысаларында)
Сезгә бүген Олы Мишә урта мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Юсупова Тансылуның шигырен тәкьдим итәбез.
Бүген таң алдыннан гына
Күрәм шундый матур төш.
Гүя Тукай белән бергә
Сәяхәт итәм, имеш.
Тукай абый күргәннәрен
Игътибар белән сөйли.
“Әллүки”ен, ”Туган тел”ен
Әкрен генә көйли.
Юлыбызны дәвам итеп,
Барып җиттек Кырлайга.
Монда күргән-белгәннәрен
Салды кебек моңнарга.
Челтерәп аккан чишмәдәй
Тезелеп чыга сүзләре.
Һәр әйткәне моңлы җыр күк,
Яшьле аның күзләре.
Кинәт Тукай юкка чыкты,
Уянып киттем шулай.
Ә үзем эле һаман да
Тукай янында бугай.
Тукай абый яшь булса да,
Бик зур мирас калдырган.
Шигырьләренә мәгънәле
Киңәшләрен сыйдырган.
Тыныч йокла, Тукаебыз,
Татарның горурлыгы.
Онытмабыз сине мәңге,
Татарның данлы улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев