Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби частьләрдә булдылар

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре Хафизов Айнур Фирдәвес улы һәм Газизов Рафис Гәрафи улы 11-13 нче декабрь көннәрендә Свердловск өлкәсендә урнашкан хәрби частьләрдә булдылар.

Анда алар Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән очрашып, аларны борчыган мәсьәләләр, хезмәт итү шартлары белән таныштылар. "Иң мөһиме, сәламәт булыгыз. Кайда гына булсагыз да, Татарстан сезне онытмый, һәрчак ярдәмгә әзер тора. Хезмәт итеп бетергәч, сез дә Татарстанны онытмагыз, республикабызда бергәләп эшлисе эшләр әле бик күп", - дигән теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев