Табигать кочагында
Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары һәм әти-әниләр, табигать кочагында рәхәтләнеп ял итте.
"Табада коймаклар чыжлады, самавыр да җырлады. Әтиләр шашлык пешерде. Аннары түгәрәкланеп утырып, барыбыз бергәләшеп, тәмләп чәй эчтек. Күңеле уеннар уйнадык.Шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә мәктәбебез гөрләп торса иде!", - дип хәбәр итте безгә хәбәрчебез Әминә апа Сафиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев