Табигатьне саклау - һәркем эше
Бу көннәрдә Шәтке урта мәктәбе базасында балалар күңелендә табигатькә карата кешелекле мөнәсәбәт, сакчыл караш һәм җаваплылык тәрбияләүче экологик лагерь эшли. Ул 18 июньгә кадәр эшләячәк. Бу көнне лагерьга йөрүче балалар, "Рус георафия җәмгыяте" вәкилләре белән берлектә Раифа тыюлыгына экскурсиягә барачаклар.
Бүген, ягъни 16 июнь көнне лагерьда ял итүчеләр беренче боҗра маршрутына кергән Нырсы елгасына, “Әречтөп” һәм “Өмет” чишмәләренә экскурсиягә бардылар.
Чарада Татарстан Республикасының Биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт тыюлыгы белгечләре Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Абдрахманова һәм Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина катнашты. Кунаклар чараны үткәрүчеләргә зур рәхмәт хисләрен белдереп, киләчәктә дә шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйтеп кенә калмыйча, очрашу истәлеге итеп, балаларга һәм мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар.
Балаларга экскурсияне лагерь начальнигы, георафия укытучысы Илсөяр Шәйхиева, экология һәм әйләнә-тирә мохит түгәрәге җитәкчесе, химия һәм биология укытучысы Ризидә Габдуллина һәм педагог-оештыручы Ләйлә Дәүләтшина үткәрде.
Кунаклар белән берлектә үткәрелгән мавыктыргыч экскурсия һәм лагерь эшчәнлеге турында сез “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев