Тәбрик иттеләр
Айдар авылында яшәүче Халиса апа Абдуллинага 95 яшь тулды.
Аны тәбрикләргә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хасаншин килде. Юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Халиса апа бик яшьтән хезмәткә тотына. Терлекчелек тармагында, ындыр табагында да хезмәт куя. Күп еллар умартачылык тармагында эшли. Тынгысыз Халиса апа беркайчан да тик тормаган. Быел да кышларын йон носкилар бәйләгән. Гомере туган нигезендә, энесе Нурулла абый гаиләсе белән бергә узган. Аларның балаларын үз балалары кебек тәрбияләшкән, хезмәткә өйрәткән Фәрхинур апа:"Бик тату яшәдек, терлекчелек тармагында булгач, хезмәттән кайтып булмады, безгә Халиса апа ярдәм итте",-диде. Бүген Халиса апаның сәламәтлеге какшап киткән. Аны тәрбияләргә берҗтуган энесенең кызы Нәкыя апа кайткан.
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев