Табыш - югалтуларны барладылар
Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең апрель аенда терлекчелек тармагында куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.
Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узган киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зоотехниклар, мал табиблары һәм ферма мөдирләре һәм җаваплы белгечләр чакырулы иде. Киңәшмәдә терлекчелек тармагындагы табыш-югалтуларны барлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады, быелгы язның үзенчәлекләре, аның игенчелеккә ясаган йогынтысы турында “Россельхозцентр”ның Теләче бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов сөйләде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты һәм чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларга йомгаклау сүзен муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ирештерде.
Апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы приз - Ат сыны белән Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты ширкәт җитәкчесе Рафис Яхинга, җылы одеаллар ширкәт терлекчеләренә тапшырылды. Киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев