Хәзер күп кенә авылларда кешенең үз куллары белән ясап чыккан нинди генә техникалар юк.
Фотоларда Олы Нырсы авылында үз эшен алып баручы Хөснетдинов Ильнур Зиннур улы ясаган мини - тракторны күрәсез. Кыш айларында вакыт булганда ясап чыктым. Хәзер авылда берни дә калмады диярлек бит - ни аты, ни тракторы юк, дигәндәй. Ә болай кеше көтәсе юк, чыгасың да, эшлисең, - ди Ильнур үзе.
Нет комментариев