Якташларыбыз иҗаты
Көзләр җитте, сары яфрак коела-
Көзнең яме шуннан тоела...
Көзге урман, гаҗәп тынлык анда -
Уйлар гына башта куера.
Уйландыра, гомер көзләре дә,
Кердек инде андый көзгә дә...
Шуны уйлап сагыш баса җанны,
Яшьләр килә хаттә күзләргә.
Көз-муллыктан булсын , елдагыча -
Тулып торсын ындыр-амбарлар !
Гомер үтә, көзләренә кердек,
Ни көтәргә безгә аңардан ?
Ел фасылы көздә-муллык ,байлык,
Ә нәрсә бар, гомер көзендә ?
Ап-ак чәчләр, кулда артыш таяк-
Һәм күзлексез , күрми күзләр дә.
Гомер көзе - үткәннәрне барлыйк -
Кемгә, нәрсә калды бирәсе ?
Балаларга тормыш, аң-белемен бирдек,
Оныкларны калды сөясе.
Ни булса да булды-олыгайдык,
70 яшьне тутырып киләмен...
Яшьтәшләрем сезгә тыныч картлык ,
Озын гомер ,минем теләгем !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.04.09.2026 ел.
Нет комментариев