“Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы”
2023 елда районкүләм яшьләр фестиваленең дүртенчесе үткәреләчәк. Ул ике этапта узачак. Беренче этап - зона туры 2023 елның 15 февраленнән - 15 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Фестивальнең бу этабында һәр авыл җирлеге, график буенча бер сәгатьтән дә ким булмаган эчтәлекле концерт программасы белән чыгыш ясарга тиеш. Икенче этапны, ягъни финал өлешен 15 марттан - 25 мартка кадәр үткәрү күздә тотыла. 2023 елның 25 мартында, мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көнендә, район мәдәният йортында фестивальнең гала-концерты узачак. Биредә тантаналы шартларда фестивальнең җиңүчеләренә өч яшь категориясе буенча дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Дүртенче фестиваль - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап үткәреләчәк. Фестивальдә районыбыз биләмәсендә яшәп иҗат итүче коллективлар, 16-35 яшьлек аерым башкаручылар катнаша ала. Конкурс программасы түбәндәге номинацияләрдән тора: “Вокал- соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс”, “Нәфис сүз”, “Инструменталь жанр”, “Вокаль - инструменталь жанр”, “Иҗади гаилә”, “Stand-Up” - юмористик миниатюра, җырлар, импровизацияләр, “Радуга идей” - Идеяләр салават күпере” халык һөнәрчелеге һәм декоратив гамәли сәнгать конкурсы”, “Халкым байлыгы” - фольклор коллективлар конкурсы. Катнашучылар өч яшь категориясенә бүленә: 16 яшьтән 21 яшькә кадәр, 22 яшьтән 29га кадәр һәм 30 яшьтән 35кә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев