Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәмте авылы кызы Людмила Демидованың Пасха бәйрәме турында истәлекләре

Тәмте авылы кызы Демидова Людмила Алексеевнаның Пасха бәйрәме турында истәлекләре. Ул хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши, балалар укыта.

Пасха - православие динен тотучылар өчен иң олы бәйрәм, Христосның терелеп торуы.  Керәшеннәрдә аны Олы көн дип йөртәләр. Бәйрәмнең төп символы булып - кызыл йомырка тора.  Бәйрәмгә кадәр 7 атнага уразага керәбез. Ураза тоткан вакытта итле, сөтле, йомырка катнашкан ризыклар ашарга ярамый. Җиләк - җимешләр, яшелчәләр, үсемлек маенда гына пешерелгән ашамлыклар рөхсәт ителә. Шулай ук күңелле мәҗлесләр, мәсәлән: туйлар, туган көннәр үткәрү катгый тыела. Олы көнгә әзерлек эшләре алдан ук башлана. Бәйрәмгә 2 атналар тирәсе кала өйләрне чишендереп, урын җирләрне урамга кояшка чыгарып, өй юабыз. Өй алларын, каралты - кураларны, бакча яннары җыештырыла. Бер атна кала тал песие ала торган көн бар. Аны иң изге урынга тәре почмагына куялар. Уразаның ахрыгы атнасы иң кырыс атна санала. Анда олы эшләрне, җыештыру эшләрен калдырырга ярамый. Бала чакта, мәктәптә укыган вакытларда ахыргы атнасын әниебез белән бергә без дә ураза тотарга тырыша идек. Элек әти - әниләр ирексезләмиләр иде, үзебез аңлап,  үзебез шулай тотарга тырыша идек. Шул гадәт хәзер безгә дә сеңеп калган, хәзер үзебез дә балаларыбызны шулай өйрәтәбез.

Пасха алдыннан чәршәмбе көн үлеләр мунчасы ягу йоласы да бар бездә. Бүгенге көнгә кадәр бу йола сакланган. Кояш баеганчы өйдәге һәрбер кеше юынып чыгарга тиеш. Юынып чыккач,  таз белән су куела, яңа тотылмаган сабын, чиста сөлгеләр куела һәм үлеләрне мунчага чакырып ишекне ябып чыгып китәргә тиешле.  Икенче көнгә кадәр кире керергә ярамый. Пасха бәйрәменә каршы төнне чиркәүләрдә олы келәүләр була, ул төнне йокламаска тырышалар, теләктә торырга кирәк.  Без мәктәптә укыган  елларда авылларда чиркәүләр юк иде. Хәзер авылларда авыл халкы көче белән  чиркәүләр дә салына, Ходайга шөкер. Шәһәрдә дә көннең кайсы вакытында барасың килсә дә чиркәүләр эшли, теләге булган кешегә йөрергә генә кирәк.

Пасха алдыннан кич белән йомырка манабыз,  аны безнең әниебез  суган кабыгына мана иде. Пасха көнне иртән авылдагы балалар өйдән - өйгә йөреп йомырка җыярга чыга идек, хәзерге көнгә кадәр бу йола сакланып калган. Кеше өенә керүгә үк "Христос терелеп торган!" - дип әйтү тиешле.  Һәм өй хуҗасы "Чынлап терелеп торган!" - дип җавап кайтара. Мин кечкенә вакытта йомырка җыярга бала - чагалар күп йөри идек, һәр кешегә кергән саен гел  ишек борысына бәрелә торган иде пакеттагы йомыркаларым, ватылмыйча калган йомыркалар сирәк була иде. Аннан соң абыем ала иде пакетны " күкәйләреңне ватып бетерәсең бит инде " - дип. Менә шундый күңелле балачак хәтирәләре...

Бәйрәм көнне иртән иртүк торып  камыр ашлары, тәмле ризыклар пешерәбез. Туганнарыбыз белән бергә матур табын артына җыелабыз. Өстәлдә төрледән - төрле тәм - томнар, буялган йомыркалар,  кулич, пешкән ризыклар була, болар барысыда бәйрәмнең бизәге, буыннан буынга килгән матур йолабыз.  Киләчәктә дә илләр, дөньялар тыныч булып, өйләребездә җылылык тоеп, туганнарыбыз , дусларыбыз белән аралашып, күтәренке күңелләрдә, исәнлектә яшәргә язсын , барыбызга да! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев