Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбияче көнен тыйнак кына сентябрьдә бәйрәм итәләр

Сезгә, бәйрәм көне уңаеннан, Дамира Миннебаеваның «Тәрбияче» дигән шигырен тәкъдим итәбез.

Тәрбияче көнен тыйнак кына

Сентябрьдә бәйрәм итәләр.

Әйтер идем бик күп матур сүзләр

Тәрбияче кем ул, дисәләр.

Тәрбияче булу бик җаваплы,

Бала багу уен эш түгел.

Балаларны  тигез күрер өчен

Кирәк башта бик тә киң күңел.

Абынса да, ялгыш егылса да,

Әрнеп китә шундук йөрәгең.                                   

Тынычлана җаның, күрсәң әгәр

Яшь аралаш кабат көлгәнен.                      

Һәрбер уңышына куанасың

 Әйтерсең лә синең үз балаң!

Шулар белән онытылып тора

Күңелеңдә йөрткән мең яраң.

Тәрбияче булу бик тә кызык

Һәрчак сабый булып каласың.

Уйныйсың да бергә, көйлисең дә

Бала белән бала арасын.

Әни дә син аңа, әти, абый, апа,

Өйрәтүче белем серләрен.

Аңлый ала бары кайберәүләр

Сабыйларның нәни йөрәген.

Тынгысыз да, үтә сабыр да син,

Кулларыңда Кеше язмышы.                      

Бар да уен кебек, тик киләчәк      

Гафу итмәс безнең ялгышны.                    

Тәрбияче  күңелендә яши

Балаларга чиксез мәхәббәт.          

Яшәртә дә, яшәтә дә аны

Чын күңелдән әйткән бер рәхмәт!

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев