Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбиялерәк булсак иде

Ил күләмендә игълан ителгән өмәдән соң районыбыз торак пунктлары, юл буйлары нык чистарып калды. Күпчелегебезнең йорт тирәләре ялт иткән. Район үзәгендә оешмалар, предприятиеләр тирәсе күзне иркәли.

Быел язга чыккач бу турыда бер язган идек инде. Дальняя, Овражная урамы өстендәге агачлыкта бу. Ләкин чүп түгүчеләрнең исе китмәгән моңа, агачлыкны тәмам чүплеккә әйләндергәннәр.
Болар монда шулай күпме ятарга тиеш тә, Кем җыярга тиеш икән соң аларны? Шаккаткыч. Кемнәргәдер барып җитми күрәсең- аларча, иң мөһиме - үз йорты алды гына чиста булсын, башка җирләр нишләсә дә ярый...

Тәртип бозучыларны фотосурәткә төшерә торган җайланма куеп  күзәтеп, гаеплеләргә җәза бирергәдер бәлкем?! Хөрмәтле райондашлар, тәрбиялерәк булсак иде!
Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев