19 нчы март көнне Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре Арча, Саба һәм Теләче районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары белән семинар-практикумда тәҗрибә уртаклаштылар.

Чараның беренче өлешендә килгән кунакларга тәрбиячеләр балалар белән педагогик чаралар күрсәтсә, икенче өлешендә мастер-класслар оештырдылар һәм балаларга туган (татар) телләрендә белем һәм тәрбия бирү буенча эш тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.

Нет комментариев