Тарихларда шәхес язмышлары (район бәйгесе кысаларында)
Сезне «Яшь журналист» район бәйгесенә тәкьдим ителгән бер язма белән таныштырып үтәбез.
Кеше күп очракта наданлыктан чирләсә, кешелек дөньясы наданлыктан интегә дип әйтергә буладыр. Ә тарихи белем, билгеле инде, һәркемнең туган төбәгеннән башлана.
Теләче чагыштырмача кечкенә районнардан саналса да, Казан артындагы бу яшь район үзенең 700-800 еллык тарихы белән горурлана ала.
Районда яшәүче милләт вәкилләре үзара тату һәм дус булып гомер кичерә.
Районыбыз көннән-көн үсә, матурая, төзекләндерелә. Яшьләр арасында сәламәт тормыш алып баруга аеруча зур игътибар бирелә. Хоккей һәм милли көрәш бездә иң популяр спорт төрләре санала.
Районыбызның иң зур байлыгы, әлбәттә, хезмәт сөйчән һәм тырыш халкы.
Һәр төбәкнең данын бөтен дөньяга танытучы шәхесләре була. Теләче районында да төрле өлкәдә хезмәт куйган талантлы һәм данлыклы кешеләр бик күп. Танылган академиклар Тәлгать Сираҗетдинов һәм Яхъя Абдуллин, филология фәннәре профессоры Васил Гарифуллин, җырчылар Сөләйман Йосыпов, Венера Ганиева, Тахир Якупов, язучылар Фатих Хөсни, Мәхмүт Максуд, Рашат Низамиев, спортчылар Ольга Князева, Шамил Сабиров һәм башка бик күпләр.
Бүгенге сүзем авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җитәкче булып эшләгән, яшәү ямен үз төбәгендә тырыш хезмәттә тапкан Галиев Габделхак Гали улы турында булыр.
Галиев Габделхак Гали улы 1916 нчы елның 2 нче августында Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Теләче районы) Олы Нырсы авылында туа.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын 1934 нче елда “Кремль” әртилендә гади колхозчы булып башлый.
1936 нчы елны курслар тәмамлый һәм колхозда счетовод булып эшли башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 нче елның 23 нче июнендә беренчеләрдән булып фронтка китә. 1942 нче елны каты яралана һәм туган авылына кайта. Озак та үтми, аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар.
1946 нчы елда “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә.
Берничә елдан соң ул Теләче районы җир эшләре бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1953 нче елда аны Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, соңыннан Теләче районы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгелиләр.
1956 – 1961 нче елларда Галиев Габделхак Гали улы Кызыл Йолдыз һәм Балык Бистәсе машина-трактор станциясе директоры вазифасын башкара.
1961-1977 нче елларда — Теләче (элекке Саба) районы Үзәк бистәсендәге Ленин совхозы директоры буларак хезмәт куя. Габделхак Галиев җитәкчелек иткән чорда хуҗалык авыл хуҗалыгы культуралары уңышы, бөртекле ашлык культуралары симәнәсе җитештерүдә, күпьеллык үлән үстерүдә, бәрәңге җитештерүдә, шулай ук терлекчелек һәм җир эшкәртүдә яңа технологияләр куллану буенча республикада иң алдынгы хуҗалык дәрәҗәсенә үсеп җитә.
16 ел директор булып эшләү дәверендә бик күп күпфатирлы йортлар салына, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчалары төзелә. Яхшы җитәкче үз тирәсенә булдыклы, көчле команда туплауга ирешә.
Хуҗалыкта югары сыйфатлы ит бирә торган дуңгыз үрчетелә һәм елына уртача 4000 килограммнан артык сөт бирә торган токымлы сыерлар асрала.
Болар барысы да тынгысыз һәм тырыш җитәкче Галиев Габделхак Гали улының хезмәт күрсәткече. Гади игенчедән җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхеснең хезмәт юлы.
Галиев Габделхак Гали улына терлекчелек һәм игенчелек өлкәсендәге уңышлары; ит, сөт, йомырка һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүдәге хезмәтләре өчен СССР Югары Советының 1966 нчы елгы 22 март карары нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм “Урак һәм Чүкеч” медале бирелә.
1985 нче елда II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
1986 нчы елга кадәр Галиев Габделхак Гали улы Теләче районы В.И. Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын җитәкли.
Хуҗалык эшләре белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: район Советы халык депутаты итеп сайлана.
1963 – 1967 нче елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты була.
Лаеклы ялга чыккач, туган авылы Олы Нырсыда гомер итә. 1990 нчы елда вафат була.
Шулай ук ул авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган чорда Советлар Союзының югары дәрәҗәдәге бик күп медальләре белән дә бүләкләнә.
Күп күргән, күп белгән гыйлем кешеләрнең сөйләвенчә, кешенең исемендә аның җисеме, холык-фигыле, эчке дөньясы чагылыш таба. Урам-тыкрыкларга кушылган исемнәр дә монда яшәүчеләрнең уй-гамәлләренә йогынты ясыйдыр, мөгаен. Татарстан Республикасы Теләче районы Узәк поселогында фидакарь хезмәтләре белән дан-шөһрәт казанган шәхесләрнең исемнәрен урамнарга биреп мәңгеләштерү матур бер гадәткә әверелгән.
Теләче районы Үзәк авылының бер урамы Социалистик Хезмәт Герое Галиев Габделхак Гали улы исемен йөртә. Бу төбәк авыл хуҗалыгын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән җитәкченең истәлекләрен кадерләп саклый.
Вакыт туктамый, тормыш алга бара, тарих көн дә языла. Шул исәптән туган ягым Теләче тарихы да. Туктала күрмәсен берүк, диясе килә. Габделхак Галиев, Гөлбикә Кәримова кебек җир уллары яшәгәндә һәм хезмәт иткәндә тарихыбыз бай һәм кызыклы, шул ук вакытта дәвамлы булыр.
Үзебезгә үрнәк булырдай геройларны читтән эзләмик, алар безнең арада.
Аларны барлыйк, онытмыйк, киләчәк буыннарга җиткерик.
Илсинә Валиуллина, Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев