Ташлыяр авылы
2008 елда елда Ташлыяр авылында 9 кеше яшәгән, барысы да руслар. Авылда бүгенге көнгә 5 кеше теркәлгән, 4 се шунда яши. Әбде җирле үзидарәсе составында.
Авыл 1680 еллар тирәсендә нигезләнә. 18 гасырда – 19 гасырның беренче яртысында дәүләт крестьяннары булалар. Игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, итек тегү белән шөгыльләнгәннәр. 1884 елда чиркәү мәктәбе ачыла, авылда җил тегермәне, 2 кибет эшләгән. Авылның иң зур вакыты 1897 елга туры килеп, анда 552 кеше яшәгән. 1920 елда – 507 кеше, 1926 елда – 527 кеше, 1970 елда – 100 кеше яшәгән. Авыл аерым колхоз булып, аның 2 бригадасы булган. Яшәү өчен кешегә мөмкинчелекләр дә була: башлангыч мәктәп, клуб, кибетләре булган. Соңгы вакытларга кадәр 3 км га сузылган авыл була. Ташлыярдан тулы булмаган мәгълүматлар буенча 27 кешенең яу кырында ятып калганы билгеле, ә әйләнеп кайтучыларын гомүмән ачыклап булмады. Авыл сугышка иң кимендә 54 кешесен озаткан дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз.
Сәлмән Гыйльмиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев