Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар атлары йөреше

Бүген районыбыз биләмәсе аша милли атлар йөреше узды.

Татар атлары Татарстан -Алтай маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Алты татар аты һәм дүрт жокейны М7 юлында Теләче Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин җитәкчелегендәге район мәдәният бүлеге үзешчәннәреннән һәм спортчылардан торган делегация  ипи - тоз белән каршы алды һәм озатып калды. Шунысы игътибарга лаек, йөрештәге дүрт жокейның  өчесе  безнең районныкы. Алар: Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Рифнур Тимербаев (Үзәк) һәм Искәндәр Вахитов (Иске Җөри). Дүртенче жокей  Балтач районыннан. Татар атлары йөреше турында тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев