Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды
17 февраль көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сударушка” халык вокаль ансамбле (җитәкчесе Поташова А.Б.) Казан шәһәрендә узган XXXIII А.В.Котков исемендәге рус хор музыкасының республика фестивалендә катнашып, Лауреат исеменә лаек булды.
Шушы фестиваль кысаларында, әлеге коллективка, Татарстан Республикасында рус мәдәниятен, җыр иҗатын һәм хор сәнгатен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм коллективның 25 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев