Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия булды

35 елдан артык гомерен китапханә хезмәтенә багышлаган, озак еллар Теләче җирлекара китапханәсенең китап туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире булып эшләүче Шәрифуллина Гөлсинә Галиәхмәт кызы күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия булды. Әлеге бүләкне аңа Татарстан Республикасы премьер-министры А.В.Песошин тапшырды.

Гөлсинә Галиәхмәт кызы хезмәт эшчәнлеген 1986 елда Теләче зона китапханәсендә китапханәче булып башлый, 1992 елдан алып бүгенге көнгә кадәр китап туплау һәм эшкәртү бүлеген җитәкли. Аның хезмәт кенәгәсендә бары бер эш урыны күрсәтелгән – ул китапханә. Булган белемнәрен, хезмәт күнекмәләрен һәм күпьеллык тәҗрибәсен эштә уңышлы куллануы, үз һөнәрен тирәнтен белүе һәм тырыш хезмәте аңа эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. 

Хезмәт сөючән, китап укучыларның ихтыяҗларын өйрәнүгә һәм район китапханәләре фондларын дөрес формалаштыруга зур игътибар бирүче  Гөлсинә Галиәхмәт кызын әлеге мактаулы исемне алуы белән  чын күңелдән тәбрик итеп аңа алга таба да хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев