«Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды
Район яңалыклары

«Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды

26 гыйнвар көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә «Тату сыйныф серләре» республикакүләм конкурсының муниципаль этабы узды.

Бәйгедә барлыгы 9 мәктәпнең ата-аналар комитетлары катнашты. Нәтиҗәдә Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты 1 урынны яулады һәм  алар конкурсның республика этабында катнашып район данын яклаячаклар. 2 урынны Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты, 3 урынны Олы Нырсы мәктәбенең 8 нче сыйныф мәктәпләренеңнең ата-аналар комитеты яулады. 


Нет комментариев