Теләче 3нче балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн белән төн тигезләшкәндә үткәрелә торган әлеге бәйрәмне бик күңелле билгеләп уздырдылар.
Нәүрүзбикә белән биеделәр, җырлар җырладылар, халык уеннарын: “Түбәтәй”, “Йомырка куйган кашык тотып йөгерү”, санамышлар әйттештеләр. Фольклор бәйрәмнәрен уздыру балаларыбызда телебезгә карата мәхәббәт хисләре, әхлак тәрбисе уятырга ярдәм итә, борынгы гореф-гадәтләрне онытмаска өйрәтә.
Нет комментариев